«Яшәсен туган тел»: уен программасы (6+)
1нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәп яны лагере балалары өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Яшәсен туган тел» дигән уен программасы уздырды. Чара барышында һәр телнең матурлыгы һәм байлыгы турында сөйләделәр, ә моны күрер өчен үз телеңне яхшы белү кирәклеген аңлаттылар. Балалар шулай ук туган якның тарихы, табигый байлыклары белән танышты, республикада яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында белде. Укучылар, туган якны өйрәнү викторинасы сорауларына җавап биреп, тапкырлык һәм белемнәрен күрсәтте, мәкаль-әйтемнәрне, борынгы рус сүзләрен искә төшерде, халык әкиятләре буенча пазллар җыйды. Алга таба балалар төрле халык уеннарында – «Түбәтәй», «Бел һәм куып җит», «Кем ераккарак ата» татар халык уеннары, «Бакыр бүкән» башкорт, «Таудан йомырка тәгәрәтү», «Гөрләвек» рус халык күңел ачуларында актив катнашты. Бу уеннар катнашучыларны гасырдан-гасырга килгән гореф-гадәтләр тарихына алып кереп китте һәм күтәренке кәеф бүләк итте. |